news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы эсселек кабат XIX гасырдагы температура рекордын узды

17 майда моннан алдагы абсолют рекорд 1898 елда теркәлгән – ул чагында Татарстан башкаласында температура +30,8 градуска кадәр күтәрелгән.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 майда Казанда янә температура рекорды куелды.

Казань-аэропорт авиация метеостанциясендә температура +33,4 градуска кадәр күтәрелгән.

Шул ук вакытта Казань-Опорная метеостанциясендә температура +32, ә шәһәрнең Авиатөзелеш районында урнашкан Казань-Сокол авиация метеостанциясендә +32,5 градус тәшкил иткән.

Бу көннең моннан алдагы абсолют рекорды 1898 елда теркәлгән – ул чагында Татарстан башкаласында температура +30,8 градуска кадәр күтәрелгән, дип искәртә синоптиклар.

15 майда башкалада һава температурасы Казань-опорная станциясендә +31,4, Казань-аэропорт станциясендә +31,6, Казань-Сокол станциясендә +32,4 градус тәшкил иткән. Моннан алдагы рекорд 1898 елның 15 маенда теркәлгән — ул чагында температура +29,6 градуска җиткән.

16 майда Казанда температура рекорды куелды. Моннан алдагы максималь температура 1995 елның 16 маенда теркәлгән һәм +30,2 градус тәшкил иткән, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100