news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик Россиядә җәй башына кадәр җылы һава торышын көтмәскә чакырды

Метеоролог сүзләренчә, май аеның озакка сузылган салкыннары якынча 15 елга бер тапкыр була.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Җылылык Россиянең Европа өлешендәге күпчелек регионнарга җәй башланганчы килмәячәк. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец НСН эфирында сөйләде.

Агымдагы атнада Үзәк Россия аномаль салкын зонасында булачак. Моның сәбәбе — Төньяк Атлантик гаять зур циклоник җил», — дип аңлатты метеоролог.

Шул ук вакытта һава температурасы апрель дәрәҗәсенә кадәр төшәчәк. Һава торышы болытлы булачак, «көн саен диярлек кыска яңгырлар явачак».

«Гадәти көзге, салкын чор. Май аенда мондый озакка сузылган салкыннар 15 елга бер тапкырдан да ешрак булмый», — дип белдерде синоптик.

Тишковец сүзләренчә, температура майның соңгы көннәрендә нормага әйләнеп кайтачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100