news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында урман культуралары утырту эше дәвам итә

Әгерҗе урманчылыгы территориясендә 10 га мәйданда урман культураларын тулыландыру планлаштырылган.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында урман культуралары утырту эше дәвам итә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта Шаршады участогының 32нче кварталында эшләр алып барыла. 16 апрельгә 4,5 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, эшкә 18 кеше җәлеп ителгән», — дип сөйләде «Әгерҗе урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең урманнарны торгызу инженеры Марина Кабышева.

Шулай ук урман культуралары сезоны кысаларында Әгерҗе урманчылыгы территориясендә 10 га мәйданда урман культураларын тулыландыру, 70 га урман культураларын агротехник карау, 17,5 гектарда яр кырыйларына урман үсемлекләрен утырту эшләре башкарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot