news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга җылы май вәгъдә итәләр

Синоптиклар фаразлавынча, Идел буе төбәгендә һава температурасы төнлә +10 тирәсе, көндез +20 градус тәшкил итәчәк.

Татарстанлыларга җылы май вәгъдә итәләр
Михаил Захаров

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендәге зур территориядә май аенда җылы һава торышы фаразлана. Бу хакта «Российская газета» Росси Гидрометеоүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршинага сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, Татарстан Республикасында, Түбән Новгород өлкәсендә һәм Үзәк федераль округ төбәкләрендә температура климатик нормадан югарырак булачак. Мисал өчен, синоптиклар фаразлавынча, Идел буе төбәгендә һава температурасы төнлә +10 тирәсе, көндез +20 градус тәшкил итәчәк.

Явым-төшемнәр дә климатик нормада (51 миллиметр) булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot