news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Казанда температура тиздән климатик нормага якынаячак

Якшәмбе көнне көндез һава нуль градуска кадәр генә җылыначак.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бу декада дәвамында Казанда температура күрсәткечләре климатик нормага якынаячак. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Метеоролог билгеләп үткәнчә, һава температурасы климатик нормаларга туры китереп, бу декадада 5 градустан түбәнрәк булырга тиеш, әмма факт буенча бу күрсәткечләр 4 градуска югарырак. ТР башкаласында ел башыннан бирле унҗиденче температура рекорды куелды.

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларына сылтама ясап, галим хәзерге вакытта Татарстан циклонның көньяк перифериясендә булуын аңлатты. Аның сүзләренә караганда, пәнҗешәмбе, 19 мартта явым-төшем булырга мөмкин. Җомга көнне, 20се көнне, кыска вакытлы яңгыр булачак.

Переведенцев бәяләвенчә, шимбә көнне, 21 мартта республикага йогынты ясый башлаячак чираттагы циклон үзе белән суыклар алып киләчәк. Шулай итеп, төнлә термометр баганалары -7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 2 градуска кадәр җылылык көтелә.

Якшәмбе, 22 мартта, төнлә һава -6 градуска кадәр салкын булачак. Тәүлекнең якты вакытында һава нульгә кадәр генә җылытылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100