news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алдагы биш көндә аномаль салкын була

Гидрометцент белешмәсе буенча, 18-19 февральдә температура нормадан 12 градуска түбәнрәк була.

Татарстанда алдагы биш көндә аномаль салкын була
Владимир Васильев

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Россия территориясенең күпчелек районнарында аномаль салкын була. Көчле салкыннар биш көн дәвам итә.

Гидрометцентр җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген һәм иртән Идел буе федераль округы территориясендә, шул исәптән Татарстанда да, нормадан 12 градуска түбәнрәк температура урнаша.

20 февральдә аномалия 8 градус тәшкил итә, 21-22 февральдә температура нормадан 1-2 градуска гына түбәнрәк була.

«Әгәр алдагы биш көнгә уртача аномалияне карасак, 18-22 февральдә илнең бөтен территориясе диярлек күк төсенә буялган, күпчелек өлешендә зәңгәр төс, ягъни салкын һава торышы. Температура аномалиясе тискәре», — ди синоптик.

Алдагы биш көндә Ерак Көнчыгышта гына һава торышы нормада яки нормадан югарырак була.

news_right_1
news_right_2
news_bot