news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорология үзәге татарстанлыларны томан турында кисәтә

19 гыйнварда һава шартларының начарлануы көтелә.

Гидрометеорология үзәге татарстанлыларны томан турында кисәтә

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 19 гыйнварда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

«Төнлә урыны белән, көндез бөтен җирдә кар явачак», - дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Салкын һава торышы саклана - төнлә -23, -28 градуска, аязган вакытта -33 градуска кадәр була. Көндез һава температурасы -16 градустан алып 21 градуска кадәр күзәтелә. Юлларда бозлавык.

Элегрәк «Татар-информ» РФ Гидрометеорология үзәге Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар турында кисәткәнлеген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100