news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Үзәк Россиядә кинәт суытачак дип кисәтә

Людмила Паршина сүзләренчә, салкын булачак дип фаразларга иртәрәк.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Киләсе атна ахырында Россиянең үзәк һәм төньяк-көнбатыш төбәкләрендә температура төшәчәк. Бу хакта «Россия газетасына» Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде.

Синоптиклар фаразлары буенча, атна башы рекордлы җылы булачак.

Паршина сүзләренчә, пәнҗешәмбедән суытачак. 23 гыйнварда кар явачак. Температура -1…-6 градус булыр дип көтелә.

24-26 гыйнварда урыны белән кар явачак Төнлә температура -3…-8 градус һәм көндез -1…-6 градуска кадәр төшәчәк.

Владимир шәһәрендә пәнҗешәмбе көнне -4…-5 градуска кадәр салкынайтачак. Рязаньда температура -3 градус, Тверь һәм Санкт-Петербургта -1 градус, Тула һәм Калугада -2 градус булачак.

Людмила Паршина сүзләренчә, салкын булачак дип фаразларга иртәрәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot