news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан башкаласына чүп контейнерларын Түбән Камадан кайтарачаклар

Башкортстан башкаласына 2000 данәдән артык контейнер озатылачак.

Башкортстан башкаласына чүп контейнерларын Түбән Камадан кайтарачаклар
tat.e-nkama.ru

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан башкаласында чүп контейнерларын Түбән Камада җитештерелгәннәренә алмаштырачаклар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Уфада 13 меңнән артык чүп контейнеры бар, — дип аңлата белгечләр. — Күбесе искерде һәм алыштыруга мохтаҗ. Контейнер паркын яңарту безгә халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга һәм „Экология“ илкүләм проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк».

1100 литр сыйдырышлы күчмә пластик евроконтейнерлар Уфага Түбән Каманың «Ай-Пласт» заводыннан китереләчәк. Башкортстан башкаласына 2000 данәдән артык контейнер озатылачак.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100