news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк Россиядә 35 градуска кадәр салкынайтачак

21-25 декабрьдә төбәкләрдә аномаль салкыннар көтелә.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Якын көннәрдә үзәк Россиядә 35 градуслы салкыннар булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр РФ Гидрометеорология үзәгендә.

Метеоцентр 21-25 декабрьдә шторм кисәтү игълан итте: бу көннәрдә төбәкләрдә аномаль салкыннар көтелә — нормадан җиде-унике градуска түбәнрәк булачак.

«Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 21-26 градуска кадәр, төньяк округларда -30…-35, көндез -15…-21 градус булачак», — дип сөйләделәр синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot