news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ял көннәрендә салкынайтачак

Шимбә көнне -20 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстанда ял көннәрендә салкынайтачак

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне Идел буе төбәкләрендә, Татарстанны да кертеп, шулай ук Уралда кискен салкынаю көтелә. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Пәнҗешәмбе көнне Идел буе федераль округында, Уралда температура нормадан 3-5 градуска югарырак булса, шимбәдә үк бу төбәкләрдә температура нормадан 6-8 градуска түбән булачак», — дип билгеләп үтте метеоролог.

Галим сүзләренчә, һава торышының шулай уйнавының сәбәбе - Россиянең Европа өлешендәге көньякта кабат формалаша торган антициклон.

Шимбә көнне кайбер төбәкләрдә термометр баганалары 16-20 градуска кадәр төшәчәк. «Бу Урта Уралга да, Екатеринбургка да, Татарстанга да кагыла», — дип төгәлләштерде Вильфанд.

news_right_1
news_right_2
news_bot