news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеоүзәктә Россиядә ел фасылларының озынлыгы үзгәрүе турында белдерделәр

Роман Вильфанд фикеренчә, хәзер глобаль җылынуның тизлеге аеруча югары.

Гидрометеоүзәктә Россиядә ел фасылларының озынлыгы үзгәрүе турында белдерделәр

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Глобаль җылыну аркасында Россиядә ел фасылларының озынлыгы сизелерлек үзгәрергә мөмкин. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Кыш кыскара, ә җылы көннәр арта», - диде метеоролог. Шул ук вакытта, галим кайбер төбәкләрдә нуль билгесеннән түбәнрәк уртача тәүлеклек температура хакимлек иткән чорның «ун көнгә һәм аннан да артыгракка» кимүен искәртте.

«Көз һәм яз – әлеге ел фасыллары һәрвакыт булачак. Шулай ук кыш белән җәй дә беркая китмәячәк, әмма җылы һәм салкын периодның озынлыгы үзгәрә һәм алга таба да үзгәрәчәк», - диде Вильфанд.

Моннан тыш, галим хәзерге вакытта глобаль җылынуның тизлеге аеруча югары булуына игътибар юнәлтте. Моның сәбәбе антропоген факторга бәйле, дип өстәде ул.

Элегрәк быел кышның моннан алдагысына караганда суыграк булачагы турында хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100