news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкына томан һәм бозлавык вакытында сак булырга киңәш итәләр

Иртәгә Татарстанда төнлә һәм көндез һава шартлары начарланырга мөмкин.

 Татарстан халкына томан һәм бозлавык вакытында сак булырга  киңәш итәләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә республикада һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда төнлә һәм көндез көчле томан һәм бозлавык булырга мөмкин, машина йөртүчеләргә ерак сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә ашыкмый гына хәрәкәт итәргә, таймый торган аяк киеме кияргә һәм бары тик тиешле урыннарда гына юл аша чыгарга кирәк. Исегездә тотыгыз, бозлавык аркасында машиналарның тормозлау юлы күпкә озынрак була.

Машина йөртүчеләргә автомобильләренең техник торышына игътибар итәргә, куркыныч маневрлар ясамаска һәм туктап торганда иминлек жилетын кулланырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100