news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры алдагы көннәрдә Казанда аномаль җылы һава торышы булачагын әйтте

18 ноябрьдә төнлә -4...-9, көнчыгыш районнарда -12 ...-17 градус, көндез -1...-4 градус була.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы биш көн Казанда аномаль җылы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га бүген КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бу җылылык аномалиясе. Уртача тәүлеклек температура климатик нормалардан өч градуска югарырак. Хәзер нормада Казанда тәүлеклек уртача температура -3 градус булырга тиеш. Җылылык безнең циклонның көньяк перифериясендә торуыбыз белән аңлатыла. Циклон көнбатыштан көнчыгышка таба бара, атна ахырына безнең аша фронтлар узачак, явым-төшем күзәтелә», — диде ул.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, шимбә көнне шәһәрдә 8,5 мм кар явачак. Әмма киләсе атна башында шәһәргә салкын киләчәк, уртача тәүлеклек температура нормада булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, 18 ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан. Урыны белән бераз кар явачак. Төньяк-көнчыгыштан көньякка таба күчә торган талгын җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы -4…-9 градус, көнчыгыш районнарда -12…-17 градус була. Көндез максималь һава температурасы -1…-4 градус. Юлларда бозлавык.

19 Ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр була. Төнлә һаваның минималь температурасы -2…-7 градус, ә көндез максималь һава температурасы -5 градус. Юлларда бозлавык саклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100