news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә

Алдагы төндә ТРның кайбер районнарында 15 градуска кадәр салкын булачак

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына карагында, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән - томан. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Алдагы төндә Татарстанда 6-11, көнчыгышта һәм көньякта 15 градуска кадәр салкын. Көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, төньякта иң салкыны булачак.

27 февральдә Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшемсез. Төнлә 8-10 градуска кадәр салкын. Көндез һава 2 градуска кадәр җылыначак.

28 февральгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава, урыны белән бераз кар. Термометр баганалары - 3-8, аязган вакытта  һәм көнчыгышта 10-15 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.                      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100