news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна ахырында бераз җылытачак

Якын көннәрдә республика территориясендә салкын һәм коры һава торышы сакланачак.

Татарстанда атна ахырында бераз җылытачак

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бу атна ахырында гына көннәр бераз җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Антициклон йогынтысында сишәмбе, 17 ноябрьдә һәм чәршәмбе, 18 ноябрьдә республика территориясендә салкын һәм коры һава торышы сакланачак. Һава температурасы төнлә -10, -17, аязган вакытта -18, -23, көндез -5, -10 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем ихтималы аз, дип искәртә метеорологлар.

Пәнҗешәмбе, 19 ноябрьдә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәеп, секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы бераз күтәрелә: төнлә -7, -12, аязган вакытта -14, -19, көндез исә -2, -7 градус тәшкил итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, атна ахырында республика күгендәге болыт капламы тыгызланачак, ә температура фоны акрынлап күтәреләчәк. Төнлә һава температурасы -4, -9, көнчыгышта урыны белән һәм аязган вакытта -10, -15, көндез -1, -6 градус тәшкил итәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100