Кошлар өчен ясалган җимлекләр бәйгесенә эшләр кабул ителә

Бәйге җиңүчеләрен киләсе елга Кошлар көнендә игълан итәчәкләр.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Кошларны саклау берлеге кошлар өчен ясалган иң яхшы җимлеккә IX интернет-конкурста катнашырга чакыра. Эшләр 2021 елның 20 мартына кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Жюри ай саен түбәндәге номинацияләр буенча берәр эш сайлап алачак:

  • «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗлары өчен һәм стандартларга туры килә җимлекләр + дизайн);
  • «Могҗиза-ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек).

2021 елның 1 апреле — Халыкара кошлар көненә — жюри әгъзалары конкурс үткәрүнең һәр аендагы номинантлары арасында берәр җиңүчене билгели.

Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар ала. Бәйгедә катнашучыларның барысына да конкурста катнашу буенча электрон таныклыклар бирелә.

Фотода эш авторы үзе дә булырга тиеш, диелә хәбәрдә.