news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы бакчачылары күл ярын законсыз рәвештә биләп алган

Биредә законсыз рәвештә торак йорт, хуҗалык корылмалары, пирс һәм тимер койма корылган.

Алабуга районы бакчачылары күл ярын законсыз рәвештә биләп алган
https://eco.tatarstan.ru/tat/index.htm/

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Алабуга районында ике бакча хуҗасы гомуми файдаланудагы яр буе полосасын биләп алган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторларына «Спутник» коммерцияле булмаган бакчачылык шикрәтендәге Орехово күле тирәсендә табигать саклау законнары таләпләрен бозу очрагы турында гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында билгеле булган.

Урынга чыккан вакытта экологлар гражданнарның су объектына ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларының үтәлмәвен ачыклаган. Аерым алганда, биредә законсыз рәвештә торак йорт, хуҗалык корылмалары, пирс һәм тимер койма корылган.

Гаепле затларга карата Административ хокук бозулар турында Россия кодексының «Гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү» дигән 8.12.1 маддәсе буенча административ беркетмәләр төзелгән. Комиссиядә административ эшләрне карау нәтиҗәләре буенча хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр биреләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100