news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында элеккеге полигон территориясендә нарат һәм чыршы үсентеләре утыртканнар

Биредә парк ясарга җыеналар.

Зәй районында элеккеге полигон территориясендә нарат һәм чыршы үсентеләре утыртканнар
https://minleshoz.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Озак вакытлар дәвамында Зәй шәһәрендә яшәүчеләр элеккеге калдыклар полигоны урынында булган чүп-чарга зарлана иде. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан каты көнкүреш калдыклары урынын чистарту һәм төзекләндерү турында карар кабул ителгән.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биредә парк ясау планлаштырыла, ә киләчәктә башка архитектура элементлары да барлыкка киләчәк.  

Әлеге территориядә район башлыгы Р.Кәримов җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, «Зәй урманчылыгы» ДКУ белгечләре, Зәй политехника көллиятенең «Экостайл» командасы катнашында 40 данәдән артык беренче ылыслы агачлар утыртканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot