news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик беренче карның кайчан явачагын әйтте

Синоптик сүзләренчә, киләсе сишәмбе, 19 октябрьдә үк, юеш кар явуы ихтимал.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). РФ Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд Россиянең Европа өлешендә беренче карны кайчан көтәргә кирәклеген сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Синоптик сүзләренчә, киләсе сишәмбе, 19 октябрьдә үк, юеш кар явуы ихтимал.

Якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә һава торышы шактый җылы (климат нормасыннан 1-2 градуска югарырак) сакланачак, көндез һава +8...+10 градуска кадәр җылыначак.

Алдагы көннәрдә һава торышы тотрыксыз булырга мөмкин һәм һәр 2-3 көн саен киләсе ялларга кадәр үзгәреп торырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot