news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төнлә -1 градуска кадәр суык була

Көндез һава температурасы +7.+12 градус фаразлана.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Шимбә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы +1.+6 градус, әмма урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +7.+12 градус фаразлана.

Моннан тыш, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100