news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 22 градуска кадәр җылытачак

Төнлә республика буенча яңгыр явуы ихтимал, әмма көндез явым-төшем көтелми

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, төнлә һәм иртән республика буенча һәм Казанда томан, күз күреме 500 метр тәшкил итәчәк. Алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр явачак, көндез явым-төшем көтелми.


Төнлә температура 4-9 градус җылы тәшкил итә, көндез 17-22 градуска кадәр җылытачак.


29 апрельдә Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем юк. Төнлә температура 5-8 градус җылы, көндез 18-22 градус.


30 апрель төнендә республика буенча алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Температура 6-11 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot