news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары кырау һәм көчле җил турында кисәтә

Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан синоптиклары кырау һәм көчле җил турында кисәтә

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 сентябрьдә, Татарстанда янә кырау һәм көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республиканың көнчыгышында төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Шунда ук урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.

Моннан тыш, иртән һәм көндез төбәк территориясендә, шулай ук Казанда җил секундына 15-18 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100