news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда Татарстанда коры һәм эссе һава торышы көтелә

Көндез 33 градуска кадәр җылы булачак.

Ялларда Татарстанда коры һәм эссе һава торышы көтелә

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары бу атнада республикада һава торышы ниди булуы турында сөйләделәр. Фаразлар буенча, ялларда коры һәм эссе һава торышы булачак.

Җомга республикада көнбатыш антициклон йогынтысында алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +7…+12 градус, көндез +24 градустан югары булачак.

Шимбә атмосфера басымы йогынтысында явым-төшем көтелми. Төнлә терекөмеш баганасы +8…+13 градус, көндез +29 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе төнлә һава температурасы +14…+19 градус, ә көндез +27...+32 градус булачак.

Якынча фаразлар буенча, киләсе атна башында, ягъни 21 һәм 22 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, һава температурасы тагын бераз күтәреләчәк. Шулай итеп көндез 33 градуска кадәр җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot