news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә коткарылган пошины кыргый табигатькә җибәргәннәр

Хайванның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.

Бөгелмәдә коткарылган пошины кыргый табигатькә җибәргәннәр
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты

 (Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Карабаш сусаклагычының су үткәрү каналына ана поши эләккән һәм мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган . Хайванны 4.00 сәгатьтә Бөгелмә аучылык хуҗалыгы аучысы Илфат Рәхимов тапкан. Бу хакта Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илфат Рәхимов аучылык һәм балыкчыларның төбәк җитәкчелегенә, Бөгелмә районы буенча аучылыкка, җирле үзидарә органнарына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, су объекты милекчеләренә хәбәр иткән.

Килеп җиткән кешеләр зыян күргән хайванны каналдан алып, иреккә, кыргый табигатькә җибәргән. Хәзер аның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.

Мондый хәлләр турында Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетына 8 (843) 211-66-94 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot