news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Республика синоптиклары һава шартларының начарлануын фаразлый.

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 июльдә, Татарстанда яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына - 17-22, Казанда 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, иртәгә көндез боз яварга да мөмкин.  

news_right_1
news_right_2
news_bot