news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Гидрометеорология үзәге: Аномаль эсселек атна ахырына кимиячәк

17 майдан 24 майга кадәр республиканың күпчелек территориясендә югары янгын куркынычы саклана.

Татарстан Гидрометеорология үзәге: Аномаль эсселек атна ахырына кимиячәк

(Казан, 17 май, «Татар-информ»).Татарстанда һава шартлары атна ахырына үзгәрәчәк, аномаль эсселек кимиячәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Иртәгә, 18 май көнне, республикада элек урнашкан экстремаль җылы һәм коры һава торышы саклана. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем туктаячак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 15тән 20 градуска кадәр (түбән урыннарда — 10нан 15 градуска кадәр) һәм көндез 30дан 34 градуска кадәр җылы булачак.

Синоптиклар чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 19 һәм 20 майда, төбәк «антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында булачак», дип искәртә. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Һава температурасы төнлә +17, +22 градус (түбән урыннарда — +11, +16) һәм көндез +28, +33 градус була.

Татарстан метеорологларының башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 майда, һава торышы үзгәрәчәк. Көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булуы ихтимал. Температура фоны бераз кимиячәк: төнлә -12-17 градус, көндез 25-30 градус җылы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100