news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк Россия территориясендә салкын һава торышы фаразлана

Озакка сузылган салкыннар төньяк-көнбатыштан килгән салкын һава агымына бәйле.

 Үзәк Россия территориясендә салкын һава торышы фаразлана
Михаил Захаров

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Алдагы алты көндә Үзәк Россия территориясендә аномаль салкын һава торышы көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Россиянең урта һәм төньяк киңлекләре турында сөйләсәк, монда тотрыклы салкынча һава торышы саклана. Ил үзәгендә температура якындагы көннәрдә нормадан 3-4 градуска түбән була», — диде метеоролог.

Вильфанд озакка сузылган салкыннар төньяк-көнбатыштан килгән салкын һава агымына бәйле, дип аңлатты. Җомга, 22 майга кадәр көндезге сәгатьләрдә җылылык 12дән 17 градуска кадәр булачак.

«Һава торышының үзгәрәчәге бөтенләй күренми [бу вакытта]», — диде синоптик.

 «Татар-информ» элек Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, якын көннәрдә Татарстанда җылы һава торышы булмаячагын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot