news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада 7 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлый

18 мартта көчле салкын көтелә.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 мартта, Татарстанда әле көчле салкыннар була. Шимбәдән башлап төбәккә җылылык килә.

Җомга көнне аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә, уртача тизлектәге җил була. Төнлә 11-16 градус салкын, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 0.. -5 градус фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

19 мартта төнлә термометр баганалары -9.. -14 градуска кадәр, урыны белән -18, көндез -3.. +2 градуска кадәр күрсәтеләчәк.

20 мартта һава торышы шартларында үзгәрешләр көтелә: кар явачак, ә температура күтәрелә. Төнлә -5..-10 һәм көндез -1..+4 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

«Киләсе атна башында, 21 һәм 22 мартта, температураларның алга таба җылынуы көтелә: төнлә -1..-6, көндез +1.. +7 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән бераз кар явачак», — дип хәбәр итә синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100