news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метеоролог «чын» яз башланачак көнне атады

Салкын һава торышының болытлы һәм явым-төшемле һава торышына алышынуын да 22-23 мартта көтәргә кирәк.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Чын «яз» җитүен, ягъни уртача тәүлеклек температураның нуль билгесенә күчүен һәм көннәр җылыта башлавын 20 мартларда көтәргә кирәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов Sputnik радиосына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Якшәмбедә көндезге температура +6..+11 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. 20 мартларда тәүлеклек уртача температура 0 градус аша үтәчәк, һәм метеорологик яз башлануын билгеләп үтә алачакбыз. Аяз, кояшлы һава торышы сакланачак, төнлә -5-6 градус суык булса, көндез +6..+11 градуска кадәр җылытачак», - диде белгеч.

Аның сүзләренчә, салкын һава торышының болытлы һәм явым-төшемле һава торышына алышынуын да 22-23 мартта көтәргә кирәк.

Шувалов билгеләп үткәнчә, бу атнада Россиянең Европа территориясенең Үзәк өлешендә ялларга кадәр антициклон хакимлек итәчәк.

«Димәк, көн аяз булачак, төнлә һәм көндез температурада көчле үзгәрешләр көтелә. Мондый һава торышы ялларга кадәр сакланачак», - дип искәртте метеоролог.

Элегрәк синоптиклар бу атнада Татарстанда җылытачагы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot