news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вильфанд россиялеләрне салкыннар килү турында кисәтте

Температура фоны нормага якын булачак, ә алга таба тагын да төшә башлаячак.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Җомга көнне Россиянең Европа өлешендә һава температурасы төшә башлаячак, ял көннәрендә ул нормадан ике градуска түбәнрәк булачак, әмма кояшлы булачак, дип хәбәр итте РИА Новостига Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Синоптик сүзләренчә, җил төньяктан исәчәк. «Температура фоны нормага якын булачак, ә алга таба тагын да төшә башлаячак. Шимбә көнне төнлә -5…-10 градус, көндезге температура шулай ук „-“ күрсәткече белән булыр дип фаразлыйбыз», — дип сөйләде ул.

Якшәмбе көнне аз болытлы һава торышы көтелә.

Вильфанд охшаш температура фоны Россиянең Европа өлеше өчен хас булачак, дип ассызыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot