news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры атна азагында Татарстанда буран көтелүе хакында кисәтте

Бүген Казанда КФУ метеомәйданчыкларында кар катламының биеклеге 64 сантиметр тәшкил итә.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан башкаласына чираттагы циклон якынлаша, ул бу атна ахырында буран алып киләчәк.

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Безгә чираттагы циклон якынлаша, атна ахырында кар явачак. Бөтен циклоннар да Төньяк Атлантикадан килә. Бер циклонны икенчесе алыштыра. Һава шартлары циклон активлыгы һәм атмосфера фронтлары белән билгеләнә», — диде ул. 

КФУ метеостанциясе мөдире Сергей Дмитриев мәгълүматлары буенча, Казанда КФУ метеомәйданчыкларында кар катламының биеклеге 64 сантиметр тәшкил итә, бу нормадан артыграк. Февраль аенда шәһәрдә норма буенча, гадәттә, 37 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә. Бүгенге көндә ул 46 миллиметрдан арткан инде.

Февральнең беренче яртысында кар катламының биеклеге һәм явым-төшем буенча норма арттырып үтәлде, дип искәртте спикер.

Февральнең икенче декадасында шәһәрдә кат катламының биеклеге буенча уртача күрсәткеч 47 сантиметр тәшкил итә. Максималь күрсәткеч февраль ахырына туры килә һәм норма буенча ул 48 сантиметрга тигез. Мартта, гадәттә, җепшек көннәр башлана һәм карның биеклеге кими, ул тыгызлана һәм утыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100