news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран көтелә һәм минус бер градуска кадәр җылыта

Иртәгә, 18 гыйнварда, төньяк-көнбатыш циклон аркасында Татарстанда җылыта һәм һава торышы бозыла

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда буран һәм һава температурасының җылынуы көтелә.

Иртәгә, 18 гыйнварда, төньяк-көнбатыш циклон аркасында Татарстанда җылыта һәм һава торышы бозыла. Бу хакта Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада төнлә аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән аз гына кар булуы ихтимал. Көндез республиканың барлык территориясендә кар явуы фаразлана. Аерым районнарда, шул исәптән Казанда да буран булачак, күз күреме бер-ике километр.

Көньяктан искән җилнең тизлеге вакыт-вакыт секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.

Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -6 градустан алып, - 11 градусны тәшкил итә. Көндез исә һава температурасы -1, -6 градуска кадәр җылыначак. Казанда төнлә -6, -8 градус, көндез -1, -3 градус көтелә, ди метеорологлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot