news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -34 градуска кадәр суытачак

Урыны белән бераз кар яварга һәм томан төшәргә мөмкин.

Татарстанда -34 градуска кадәр суытачак
Владимир Васильев

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк.

Юлларда бозлавык барлыкка килә. Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин, дип искәртә синоптиклар.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -23.. -28, аязган вакытта -34 градуска кадәр тәшкил итәр дип көтелә. Көндез -18.. -23 градус салкын була.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, РФ Гидрометеоүзәге Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot