news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтте

Республика территориясендә дымлы һәм болытлы һава торышы саклана.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә 29 ноябрьдә Татарстанда һава торышы бозылачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада, шулай ук Казанда, төнлә һәм иртән томан төшәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Метеорологлар фаразлары буенча, Татарстан территориясендә дымлы һәм болытлы, чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100