news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте

Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.

Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте
Владимир Васильев

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Россия территориясенең күпчелек өлешендә аномаль салкын һава торышы көтелә. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Метеоролог сүзләренчә, Россиянең Европа өлешендә нормадан тайпылыш – 15, Азия өлешендә 18 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

«Идел буе федераль округында (округның күпчелек өлешендә) шулай ук -20, -30, урыны белән -32 градуска кадәр суыта, аномалия 6-12 градус тәшкил итәчәк, бу нормадан түбән», - дип искәртте Вильфанд.

РФ Гидрометеоүзәге куркыныч күренеш - «аномаль салкын» һава торышы хакында махсус кисәтү таратты, диде синоптик.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, киләсе атна башында, 18 һәм 19 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава торышын циклон урынына (ул көнчыгышка китә) антициклон билгеләячәк. Явым-төшемнәр туктый, ә температура фоны түбәнәя: төнлә -23, -29, көндез -17, -22 градус салкын булуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100