news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик: Атна азагында Россиянең Европа өлеше үзәгендә нуль градуска кадәр җылытачак

Роман Вильфанд сүзләренчә, синоптиклар җепшек көннәр турында түгел, ә температураның нуль билгесенә якынаячагын гына искәртә.

Синоптик: Атна азагында Россиянең Европа өлеше үзәгендә нуль градуска кадәр җылытачак
Владимир Васильев

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Киләсе атна ахырында Россиянең Европа өлеше үзәгендә температураның 0 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, бу исә температураның күтәрелүенә китерәчәк. Чәршәмбегә каршы төндә -20 градус тирәсе салкын булса да, көндез инде температура күтәрелә башлый һәм -10 градус тәшкил итәчәк.

Көньяк-көнбатыштан җылы һава массалары килүнең алдагы этабы нәтиҗәсендә, көннәр тагын да җылынып, төнлә температура -10, -15, көндез -3, -5 градустан артмаячак. Атна ахырында исә температура нуль билгесенә якынаер дип көтелә. Биредә Үзәк федераль округ хакында сүз бара», — дип искәртте Вильфанд.

Галим әйтүенчә, синоптиклар җепшек көннәр вәгъдә итми, ә температураның нуль билгесенә якынаячагын гына искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100