news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районының Илексаз мәктәбе укучылары 500 кедр агачы утырткан

Агачларны терлекчелек фермасы урынында булдырылган Ял паркына утыртканнар.

(Сарман, 16 ноябрь, «Татар-информ», «Сарман»). Сарман районының Илексаз авылында «Мин кедр белән үсәм» акциясе үтте.

Аның кысаларында моннан ике ел элек элекке терлекчелек фермасы урынына нигез салынган Ял паркына 500 кедр агачы утырттылар. Чарада район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты, диелә хәбәрдә.

«Үсентеләрне алуда авылыбыз егете Илдар Нәбиуллин ярдәм итте. Бу урында киләчәктә матур ял урыны булыр, дип өметләнәбез. Узган ел, күктән караганда, „Илексаз“ сүзен укырлык итеп яшь наратлар утырткан идек, алар яңарып, матур гына үсеп киттеләр. Мондый игелекле эшләрдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт», — диде авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100