news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы булачак

Республикада кар явар дип фаразлана.

Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы булачак
Михаил Захаров

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы — кар бураннары һәм көч җил булачак. Бүген төнлә 17 градуска кадәр салкын булуы фаразланган иде.

Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген шулай ук көчле җил һәм буран булыр дип фаразлана.

Чәршәмбе көнне, 17 ноябрьдә, төнлә температура -8…-3 градус, көндез -3…+2 градус була. Кар һәм юеш кар явачак. Буран һәм көч җил исүе фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 18 ноябрьдә, төнлә -16.. -11 градус, көндез -4..+1 градус була. Кар һәм юеш кар явуы ихтимал.

19 һәм 20 ноябрьдә температура төнлә -7…-2 градус, көндез 0 градус чамасы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100