news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава температурасы нормадан 4-6 градуска кимрәк булачак

Шимбәгә каршы төндә -1 градуска кадәр кырау төшүе мөмкин

Татарстанда һава температурасы нормадан 4-6 градуска кимрәк булачак
Михаил Захаров

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе атна башына кадәр аномаль салкын һава һәм кыраулар көтелә. Синоптиклар фаразынча, уртача тәүлеклек температура күпьеллык нормадан 4-6 градуска кадәр кимрәк була.

Иртәгә, 17 сентябрьдә, бүгенге кебек үк, республика циклонның арткы өлешендә була. Аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Һаваның температурасы төнлә +1..+6 градус, көндез исә +8.. +13 градус җылы була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Шимбәгә каршы төндә, 18 сентябрьдә, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшүе мөмкин. Көндез һава температурасы +7..+12 градуска кадәр җылыначак. Кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал.

Якшәмбе, 19 сентябрьдә, һәм дүшәмбе, 20 сентябрьдә, циклон урынына Татарстанга антициклон килә. 20 сентябрьдә республиканың көнбатышында көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+ 5 градус җылы, урыны белән -2..- 4 градуска кадәр кырау төшү ихтимал. Көндез термометр баганасы +8..+13 градус була.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 21 сентябрьдә, республика чираттагы циклон йогынтысында була. Урыны белән яңгыр явуы мөмкин. Һаваның температурасы төнлә +1..+6 градус, көндез исә +8..+13 градус була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100