news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны Зәңгәр күлләрнең яр буе территориясен чистарту акциясенә чакыралар

Экология акциясенә 24 июльдә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Казанлыларны Зәңгәр күлләрнең яр буе территориясен чистарту акциясенә чакыралар
kzn.ru

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 24 июль көнне Казан халкы Зәңгәр күлләрнең яр буе территориясен чистарту акциясендә катнаша ала. А.А. Леонов исемендәге Су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары сулыклар төбеннән чүп-чар җыячак.

Күлләрне чистартуга кушылырга теләүчеләр өчен 9:00 сәгатьтә УНИКС баскетбол клубы бинасыннан (Нужин урамы, 2/2) күлләргә кадәр трансфер — автобус оештырылачак. Катнашучыларга алдан +7(996)121-63-45 телефоны буенча WhatsApp мессенджерында теркәлергә кирәк.

Экология акциясе 10:00 сәгатьтә башлана. Активистларга перчаткалар һәм капчыкларны урында бирәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Рус география җәмгыятенә сылтама белән Казан мэриясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot