news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты профессоры: 20 июльдә Татарстанда салкынайтырга мөмкин

Татарстанда һава температурасы элеккечә нормадан 4-5 градуска югары тора.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда һава температурасы төшәргә мөмкин, чөнки 20 июльдә республика территориясенә көнчыгыш фронты килә. Шулай ук айның икенче яртысында яңгыр һәм көчле җил фаразлана.

Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләвенчә, Татарстанда һава температурасы элеккечә нормадан 4-5 градуска югары, әмма җәй башындагы кебек аномаль эсселек күзәтелми.

«Хәзер температура рекорды юк. Бездә төньяктан, төньяк-көнчыгыштан җил исә, һава торышы уңайлы», дип Переведенцев сүзләрен китерә «Челнинские известия».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100