news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эссе көннәрдән соң Татарстанда бераз салкынайтачак

Иртәгә +20...+25 градус җылы булачак.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 июньдә Татарстанда салкынайтачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген көндез республикада эссе һава торышы күзәтелә. Һава температурасы +27,3…+33,3 градус тәшкил итә. Казан территориясендә иң югары температура теркәлгән. Һава агымының төньяк-көнбатыш юнәлешне алуы сәбәпле, һава шартлары үзгәрә. Төбәккә атмосфера фронты кергәч антициклон йогынты ясый башлый.

Төнлә һава температурасы +15…+20 градус булачак. Көндез терекөмеш баганасы +20…+25 градустан күтәрелмәячәк.

Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. 16 июньдә кич урыны белән көчле яңгыр көтелә, төнлә кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. 17 июньдә урыны белән бераз яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы мөмкин.

Көньяктан төньяк-көнбатышка уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр, ә кич 16 июньдә кайбер урыннарда 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100