news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин экологик куркынычсызлык проблемалары буенча күчмә киңәшмәдә катнашты

Су объектлары янында 150 меңнән артык кешенең экологик яшәү шартлары яхшыртылган.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Самарада узган экологик куркынычсызлык проблемалары буенча күчмә киңәшмәдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев уздырды. Анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Идел буе федераль округы чикләрендә булган ил субъектларында экологик хәлнең кискенләшүенә бәйле янауларны нейтральләштерү буенча өстәмә чараларны карадылар.

Игорь Комаров су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасының яңа объектларын модернизацияләү һәм төзү буенча чаралар үткәрелгәнлеген әйтте, 19 км озынлыкта елга үзәннәрен чистартканнар, әлеге су объектлары янында 150 меңнән артык кешенең экологик яшәү шартлары яхшыртылган. Урман хуҗалыгы өлкәсендә техник базаны актив яңарту бара: 4,5 меңнән артык махсус техника һәм җиһазлар сатып алынган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100