news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 29 градус эссе булачак

Республикада яшенле яңгырлар көтелә.

Татарстанда 29 градус эссе булачак
Владимир Васильев

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 июньдә, Татарстанда эссе һәм дымлы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Төнлә явым-төшем көтелми. Иртән һәм көндез урыны белән бераз яңгыр булачак. Яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндез җил тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитүе ихтимал, яшен вакытында секундына 15-20 метр да булырга мөмкин.

Көндез һава температурасы 24-29 градуска кадәр күтәрелер, төнлә 10-15 градус булыр дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot