news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 120 ел элеккеге температура рекорды куелган

Моннан алдагы рекорд 1898 елның 15 маенда теркәлгән – ул чагында температура +29,6 градуска җиткән.

Казанда 120 ел элеккеге температура рекорды куелган
архив, Владимир Васильев

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике көн рәттән — 14 һәм 15 майда — Казанда һава температурасы максималь күрсәткечләрне узып киткән.

14 майда ТР башкаласында рекорд куелган — термометрның терекөмеш баганасы +31,3 градуска (2019 елда +30,6 градус) кадәр күтәрелгән.

Кичә башкалада һава температурасы Казань-опорная станциясендә +31,4, Казань-аэропорт станциясендә +31,6, Казань-Сокол станциясендә +32,4 градус тәшкил иткән. Моннан алдагы рекорд 1898 елның 15 маенда теркәлгән — ул чагында температура +29,6 градуска җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100