news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда +35 градуска кадәр эссе булуы көтелә

Республикада аномаль җылы һава торышы саклана.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне, 17 майда, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак.

Көндез термометрның терекөмеш баганасы +30, +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +17, +22, түбәнлектә урнашкан районнарда +16 градус тәшкил итәчәк.

14 һәм 15 майда Казанда 120 ел элеккеге температура рекорды куелган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot