news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр һәм юеш кар көтелә

Көндез Казанда температура 1-4 градус җылы, Татарстан буенча – 0-5 градус.

  (Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, ТР территориясендә яңгыр һәм юеш кар көтелә.
Көндез Казанда температура 1-4 градус җылы, Татарстан буенча – 0-5 градус.
18 мартка каршы төндә республикада болытлы һава, шулай ук яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Төнлә температура 2 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot