Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә урманнарны янгыннан саклап калу эшләрен башкаралар
Янгыннарга каршы 30 километр озынлыгында яңа полосалар ясалган, моңа кадәр сызылган 132 километры да тәртипкә китерелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Чирмешән, 16 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үсентеләр утырту, урманнарны янгыннардан саклап калу өчен җиң сызганып эшкә кереште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Республикада соңгы 9 елда урман янгыннары булмаган. Урманчылар алдында унынчы юбилей елын да янгыннарсыз уздыру бурычы тора.
«6 апрельдән республика урманнарында янгын куркынычсызлыгы чоры башланып киттте, ул көчле яңгырлар башланганчы — 15 октябрьләргә кадәр дәвам итә», — ди Чирмешән урман хуҗалыгы начальнигы Алмаз Мотыйгуллин.
«Иң беренче итеп урман буйларындагы, кырлардагы коры үләннәрне яндырганнар. Билгеле, бу янгын сүндерүчеләр белән килешенеп эшләнә, янгын сүндерү машиналары мондый вакытта кизү тора.
Янгыннарга каршы 30 километр озынлыгында яңа полосалар ясалган, моңа кадәр сызылган 132 километры да тәртипкә китерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз