news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 25 градуска кадәр салкын булачак

Көндез термометр баганалары  -3...-8 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә салкыннар көтелә. Төнлә термометр баганалары -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

17 мартта синоптиклар алмашынучан болытлы һава фаразлый. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил, бозлавык көтелә. Явым-төшем яву ихтималы бик аз. Бу турыда республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -14...-19 градус булыр дип фаразлана, урыны белән -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары -3...-8 градуска кадәр күтәреләчәк.

Моңа кадәр синоптиклар җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булачагы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot